Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Четверг, 25.04.2024

 

 
   
  
 

добро пожаловать на сайт села Токаево Комсомольского района Чувашской Республики!

Меню сайта
Строительство медресе
в селе Токаево
Мини-чат
200
Наш опрос
Оцените наш сайт
Всего ответов: 879
Бесплатная отправка СМС

    Билайн

   Мегафон

   МТС

  Смартс

Ссылки

 

 

 

   

История сельского кладбища

50 лет назад были огорожены территории старого и нового кладбища села. Огромный вклад в это благое дело внес Миннегали Ахмедзянович. В память об этом важном событии я решил написать эти строки.  
ﺑﺴم ﺍﷲ ﺍﻟﺭﺣﻤﻦ ﺍﻟﺭﺣﻴم
Бисмилләһир-рахмәнир-рахим
Аллаһының ризалыгына өмет итеп, бер мизгелне Сезнең хозурга тәкъдим итәм.
Мәңгелек йортыбыз-зиратка багышланган юлларымны язып үтәм.
1941 нең җәендә гөрселдәп ауды мәчет манарасы;
Авыл халкына килде качып -посып гыйбадәт кылу заманасы.
Мәчетне дә халыктан төрле мәкер белән тартып алдылар;
Ә авыл зыялыларын зинданга илтеп салдылар.
Калды бит аумыйча манаралар кайбер мәхәлләләрдә.
Билгеле гаепле булды авыл куштаннары бу мәсәләдә.
Халык өчен изге урын булып калды бердән бер урын – зират;
Ул вакытта аны да бит булмады тәрбияләп тә карап.
Каберләр өстеннән салынды аткырыга да буйга сукмаклар;
Нилектән соң, тәртипкә китерергә ул заманда җитмәде икән куллар?
Карлар эри башлау белән халык анда терлеген куды.
Чардуган рәшәткәсен сындыручы тәрбиясез малайлар да күп булды.
Зиратның уртасында саф сулы күле бар иде.
Ә авыл хатын-кызлары анда кер юарга йөрде.
Якты дөньяда калучылар табалмады якыннарының каберен;
Болар булды - нәтиҗәсе: белмәү үлгәннәрнең кадерен.
Хәллерәкләр, билгеле инде, якыннарының каберләрен барлап тордылар.
Сирәк-мирәк булса да каберләргә чардуган кордылар.
Зираттагы тәртипсезлекнең ярамаганын халык белде
Һәм озак вакыт уйлагач, бер карарга килде.
Ничек кенә булса да: зиратның тирәсен тотып алырга.
Ә материалын табу өчен кая соң барырга?
Җаваплылыкны үз эстенә пенсионер Әхмәтҗан Минегалие алды.
“Халык ышанычын аклармын”,-дип күп кенә түрәләр янына барды.
Бу изге эшнең кирәклеген авылдашлар тиз аңлады.
Мондый изге эштән, билгеле инде берәү дә читтә калмады.
Әйтелгәнчә, изге эшне башкарудан берәү дә баш тартмады.
Хәленнән килгәнчә, һәрберсе үзенең садакасын юллады.
1958 нең кышында Минегали бабай урман кисергә рөхсәт алды.
Колхоз рәйсе Кыпыр Галәй дә эшне җайга салуда булышып барды.
Ул елларда урман каравылчысы булып эшләде авылдашыбыз Шири.
“Авылдашларга файдасы булсын”,- дип ул да урман түрәләре янына күп йөри.
Билгеле инде ул анда ару-талуны белми йөрде;
Һәм максатына иреште – материалны үз обходыннан табып бирде.
Агачларны ташу чорында булды изге Рамазан, көннәр дә аяз.
Атна буе ташыдылар агачларны тракторчылар Степан да Гаяз.
Ул дәвердә мәчет бинасында урнашкан иде колхоз идарәсе;
Ике атна дигәндә агач белән тулды “мәчет” тирәсе.
Ул елларда авылдашларның такта яру иде һөнәре,
Зират өчен такта яруга җитте язның матур көннәре.
Бу хезмәт өчен түләмәде картлар акчасын,
Чөнки ир-атлар өмәгә җыелып ярып бирде тактасын.
Язгы кыр эшләре тәмамлангач та,эш зират тирәсенә күчте.
Һәм бер атна дигән дә койма да тотылып бетте.
Запаста калды күп кенә такта, юнәлтелде кадак та калай.
Туды уй: “ Ничек булса да ясарга бер сарай”.
Озак та вакыт үтмәде сарай да булды әзер.
Уйладылар – ясарга сарайны гыйбадәт урыны итеп хәзер.
Сарайга идән, түшәм җәеп гыйбадәтханә рәвешенә китереп куйдылар.
Җәйлеген җомга намазын шунда укыдылар.
Яңа сарайда укыдылар җомга намазын җәен;
Кышлыгын җомга намазын укырга рөхсәт итте Кучат Җамалетдин үз өен.
Безнең халык шундый, изге эшкә җәлләми акчасын.
Җомга картлары җыеп барды авылдашларның садакасын.
Акча да аз-маз бар, тик дингә бирелми ирек.
Мәчетне кулга алырга да югарыдан рөхсәт юк.
Бар халык та сокланды матурлыгына зиратның.
Алланың рәхмәте яусын тырышлыгына ир – атның.
Зиратны тагын да матурлыйсы килә, матур булган саен.
Изге эшкә керешкәч тә Ходай бирә икән уңаен.
Минегали бабай уйлады: “ Койма буйлап утыртырга агач”.
Әкрен генә тормышка ашты монысы да, дәртләнеп тотынгач.
Халыкка белдергәч бу уйны олылар һәм мәктәп балалары килделәр.
Ике-өч көн эчен дә зират тирәли агач утыртып бирделәр.
Утырткач та, корымасын дип аларны бит тәрбияләргә кирәк.
Төбен йомшартырга, суын да кирәк сибәргә сирәк-мирәк.
Тынгысыз карт карчыгы Мәгъсүмәне дә эшкә җикте.
Таң атып, яңа көн туу белән үзенә ияртеп зиратка китте.
Аларга монда эш көне буена җитте.
Икәүләп,чиләк белән ташып, һәр агачка су сипте.
Тырышкач-тормашкач, бер көн килде.
Хәзер зиратыбызга дөньядагы “ җәннәт”нуры иңде.
Минегали белән Мәгъсүмә дә күптән инде якты дөньядан киттеләр.
Авылга сагынмалык итеп, шундый хәзинә бүләк иттеләр.
Онытмый халык Сезне калдырган өчен зур хәзинә безгә.
Сорыйбыз Ходайдан: “ Урын бирсен җәннәттән сезгә”.
Сезнең исемне һәр даим искә алабыз.
Булдырганча Сезнең рухка дога кылабыз.
Авылда мәет булгач, кабер казырга халык өеннән алып килде көрәк.
Әйтте берәү: “ Бу бик җайсыз инде, зиратка кирәк-яракны булдырырга кирәк”.
Үлем теләсә кайчан килә көтеп тормый синең җаең чыкканны һич.
Безнең йолабыз шундый: ләхеттне капларга кирәк яндырылмаган кирпеч.
Зират та бит – зур хуҗалык, алып бару өчек кирәк күп уйларга.
Уйлап бер киңәшкә килде картлар: “ Кирпечне күпләп алып – запаслап куярга”.
Садакага җыелган акчага материал, кирәк-ярак алдылар.
“Монда җомга намазы укырга тыгыз”,-дип яңа сарай салдылар.
Халык көрәк,пәшнә һәм башка кирәк-яракларны алды.
Яңа сарай булгач, искесе кирәк-яракны сакларга калды.
Әкрен генә еллар, чорлар үтә торды;
Авылдавшлар да агачын сүтеп, койманы тимер чөлтәрдән корды.
Бик матур килеп чыкты мишәрчә әйтсәк: зәмәт.
Рәхмәт инде үзенә бик тырышты Галим малае Мирзәт.
Агачлар да шаулап үсте, Минегали карт та бакый йортка китте.
Аңардан соң зиратка күз-колак булу Атра Минетуллага да Мәсәлимгә(Маслов) күчте.
Алардан соң бу эшне үз эстенә алучы булмады.
Һәм Бәдретдин мулла үзе генә тәртип салып барырга уйлады.
Соңрак зиратны карауны Алгаш Шакир үз эстенә алды.
Һәм ул бу йөкләмәне озак еллар җиренә җиткереп барды.
Яңа зират әкрен генә рәткә килде.
Аннан соң иске зиратка да чират җитте.
Тирәсе тотып алынды яңа зираттан материал калгач.
Кимсенерлек булмасын дип анда да утыртылды агач.

Гаязетдин Җамалетдин – Кучат Тукайлы.
Меню сайта
Поиск
Информресурсы
Друзья сайта
Музыка

Наш баннер

Предлагаем обмен баннерами



◊ код кнопки ◊

Календарь новостей
«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Форма входа
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Погода в Токаево

Copyright Тукай © 2024 При использовании материалов ссылка на сайт www.tokaevo.ucoz.ru обязательна!
Rambler's Top100