Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Пятница, 26.04.2024

 

 
   
  
 

добро пожаловать на сайт села Токаево Комсомольского района Чувашской Республики!

Меню сайта
Строительство медресе
в селе Токаево
Мини-чат
200
Наш опрос
Бесплатная отправка СМС

    Билайн

   Мегафон

   МТС

  Смартс

Ссылки

 

 

 

   

Местные шутки


Унга унбер
Мотыйгуллаларның күршесендәге Алмагөл ханым кошчылык фермасында тавыклар карый. Билгеле «Кем кайда эшли шуннан ашый», - ди халык. Алмагөл ханым да юк-юк та көндә ике-өч күкәй алып кайта инде, тик колхоз тавыкларының күкәйләре өй тавыкларыныкыннан кечкенә була. Кунаклар килеп, йомырка тәбәсе ясарга тотынгач моның күкәйләре җитми һәм Мотыйгуллаларга күкәй сорарга керә. Мотыйгулланың хатыны күршене тоткарлап торасы килми, ашыккан кешене тизрәк җибәрергә уйлый, тик Мотыйг кына ашыкмый, үлчәү алып бер дистә йомырканы үлчәп бирә, ә инде икенче көнне Алмагөл ханым алган бурычын түләргә кергәч, ун күкәй урынына унберне түләргә туры килә.

Кичкә ята торган урынны үзең җәй
Мотыйгулла югары оч Мыри Мисхәте белән бер кулга такта ярып йөри. Икесе дә бер тирәдәге яшьтәге ир-атлар. Мотыйгулланың өч малае бар, ә Мыри Мисхәтенең өчесе дә кызлар. Мисхәт Мотыйгулладан сер алу исәбе белән бер ярты алып кунак итәргә була. Бераз салып куйгач Мыри Мисхәте : “Мотыйг, нәрсәлектән соң синең өч балаң да малайлар, ә минеке өчесе дә кызлар, берәр сере булса миңа да өйрәт әле”, - дип үтенә.
Мотыйгулла: Мыри дус, беренчедән ята торган урынныгызны кичен үзең җәй. Иң беренче түшәк астына такта яра торган пычкыны куй. Баш астына башка такта яру кирәк яракларын куярга онытма. Иң кирәге җеп сугарга яндырган кисәү башын хатының ята торган якка куярга онытма. Менә әйтте диярсең, шуннан соң беренче балаң малай булачак”, - дип акыл өйрәтә дусты Мыри Мисхәтенә. Менә шулай эш итә Мыри биш-алты ай гомерен. Беренче кичтән соң ук нәтиҗә күренә, чөнки аны моны белмәгән Әслимәсе кара кырымга буялып тора. Көн артыннан көн, төн артыннан төн уза. Әслимә авырлы чорының соңгы көннәрен уздыра. Нихаять, бер көнне иртүк Мисхәт Мотыйгуллага яртысын кыстырып килеп керә һәм ишектән керә-керүгә: “Пычкы кулдан төште!”, - дип кычкыра. Менә шул тамашадан соң Әслимә Мисхәткә өч егет алып кайтып бирә.
 
Чиләгенә күрә капкачы түгел шул.
Ике күрше Мөхетдин белән Гайнетдин матур гына тормыш корып яшиләр. Йорт-җирләре тезек, икесенең дә беренче балалары йорт яме булып тора. Менә тик бер нәрсә барысын да буташтыра. Әзмәвердәй Мөхетдиннең хатыны Гөлҗимеш инә тишегеннән үтәрдәй кечкенә генә бер чибәркәй, ә Гайнетдин үзенең буе белән карабодай саламыннан да кыска бер ир-ат заты булса да хатыны Гөлчәчәк габариты белән К-700 тракторыннан бер дә ким түгел инде. Урамга чыгып сөйләшеп утырганда бер җор теллесе әйтеп куймасыннмы: “Сез парларыгызны алыштырышырга гына инде”, -дип. Бүгенге мәзәк тә, бераз кызмача булып кайткан Мөхетдин белән Гайнетдинга җитеп куя. Өйләренә кереп “Сабантуе”ның менә дигәнен үткәрәләр. Нинди генә “ярышлар” булмый анда: мич тирәли куалашып чабумы, тәликә очырумы, ир белән хатынның керәшеме, “Мәче белән тычкан” уены кирәкме, барысы да бар. “Мәче белән тычкан” уенында хатыннар кача, ә ирләр эзләп табырга тиеш. Чаба-чаба Гөлҗимешнең күзенә ат камыты чалынып китә һәм шуның эченә кереп утыра, ә Гөлчәчәк тәрәзә тебенә ничек җитте шулай менеп гардин артына яшеренә. “Тычкан”нарны эзләп-эзләп тә табалмаган “мәче”ләр тирәп-пешеп капка тебенә чыгып тәмәке пышкыткан уңайга:
“Әй, Гөлҗимеш һәм Гөлчәчәк, кайда сез
Мендегезме әллә айга?
Айда да юк, җирдә дә юк
Кердегезме әллә .....га? җырын җырлап җибәрәләр.
Ике күрше хатыны үзләренең хәйләкерлекләре белән бүгенге “Сабантуй”да җиңелүдән котылып калалар.
 
Ул вакытта хезмәт бушлай иде
Бер мәҗелестә Мотыйгулла картайгач үзлегеннән Коръәннән берничә аять ятлаган һәм бер мәҗелестән дә калмаучы карттан сорап куя: “Син мәчет төзегән вакытта бер генә көн койрык болгап йөрдең дә югалдың, ә хәзер мин сине һәр мәҗелестә күрәм”, - ди.
Әлеге үзен хәзрәтләр рәтенә куеп йөрүче карт: “Ул вакытта хезмәт бушлай иде, ә хәзер “укыган” өчен 50 сум түлиләр, ашау бушлай”, дип күзен дә йоммыйча җавап бирә Мотыйгуллага.
 
Мин итен ашамадым бит
Сугыштан соңгы чорда, әле такта яра торган рамалар булмаган елларда. эш табып, алты кеше бер колхозга такта ярырга тотыналар. Ул вакытта колхозларның да ярлы вакыты, ашамлык ризыкны да такый -токый гына бирә. Көне буе такта ярган кешегә ашау-эчү яхшы кирәк. Болар аш тәменә каз ите алалар һәм турап салып тешерәләр. Алар белән бергә булган Зарый аштан итне чүпли дә яңадан табакка сала. Иптәшләре Зарый ит яратмый икән дип уйлыйлар. Эш бетә. Санаша башлыйлар. Менә шул чак Зарый кәмит чыгара да инде. “Мин итен ашамадым, ашын гына ашадым”, - дип каз ите өчен түләүдән баш тарта.

Алар “мөселман” тавыклар
Мотыйгулла кошчылык фермасында эшләгәндә, фермага яшь кенә район вәкиле килеп керә һәм тавыкларның арт яклары шәрәлекне күреп, Мотыйгулланы сүгәргә тотына: “Йомыркасын чәлдергәнегез җитми, инде тере тавыкларны йокып йоннарын өегезгә ташый башладыгызмы?”, -ди. Мөдир күпме тырышса да аңлатып бирә алмый. Мотыйгуллага ияреп килгән төпчек малае: “Абый, алар “мөселман” тавыклар”, - ди. Аны – моны аңлап җиткермәгән вәкил: “Ә-ә-, болар яңа токым тавыклар кайтарганнар икән”, - дип уйлый һәм әрләвеннән туктала.

Зәкәрия печән ашамый бит
Мотыйгулла картның озак еллар гомер иткән Зәкәриясе чирләп китә. Балалар кайсы шәһәргә, кайсы күрше авылларга китеп үз гаиләләре белән гомер итәләр. Язлыгын бәрәңге утыткан вакытта Мотыйгулла карт бар участогына да бәрәңге утырттыра. Җәйлеген бәрәңге җирен эшкәртергә вакыт җиткәч, балалар җыелышып кайтып эшкәртеп бирәләр. Билгеле инде – колорад коңгызын да чүпләгәч,эш атна-ун көнгә сузыла. Эш бик мәшәкәтьле булганга, көзлеген җыеп аласы да булгач, олы кызы Фирүзә : “Әти эше дә бик күп, бәрәңге участогының яртысына печән генә чәчәргә иде”, - ди. Мотыйгулла урын эстендә фани дөньяда соңгы минутларын санап ятучы карчыгына күрсәтеп :”Зәкәрия печән ашамый бит”, - дип куя.
Кем ул Салмышев Мотыйгулла әле дә налогын түләмәгән?
Ел ахрыны якынлашкач, бераз гына “тешереп” алган, авыл Советы рәисе Мотыйгулла җитди генә кыяфәттә налог түләмәүчеләрнең исемлеген тикшереп утыра. Менә бер фамилиягә килеп җиткәч аптырашка кала һәм налог җыючыны чакырып : “Кем ул Салмышев Мотыйгулла әле дә налогын түләмәгән?”,- дип сорый. Үз фамилиясен дә отытканга аптрашка калган налог җыючы “Мотыйгулла абый, ул сезнең уң як күршегезнең сул як күршесе”, - дип әйтә дә тизрәк чыгып китү ягын карый, ә Мотыйгулла әллә аңлап, әллә аңламыйча тизрәк исемлекнке бер якка куя.

“Мотыйк, кисмә”.
Яңа ел алдыннан, оныкларын шатландыру йөзеннән, бер ял көнендә Мотыйгулла урманга чыршыга дип китә. Яшь чыршылар үскән делянькада бер матур чыршыны кисәм дип балтасын күтәргән чакта “Мотыйк, кисмә,”- дигән тавышка сискәнеп китә. Инде бераз китеп икенчесенә балта күтәргәч тә шул хәл кабатлана. Инде деляньканың бу башына килеп өченче чыршыга күз салуы була, Мотыйгулланы сискәндереп, әлеге тавыш янәдән ишетелә. Мотыйгуллага бер ни эш итәргә калмый, балтасын биленә кыстра да чанасына барып утыра һәм уйга бата: “Яшиселәре килеп чыршылар ялварды микән, әллә җен алдады микән?” Менә шул чак Мотыйгулла янына кечкенә буйлы урман каравылчысы Хәйрук килеп баса. Менә кем булган икән чыршыларны җәлләп Мотыйгуллага “ялваручы”.

Фәрештә
6-7 яшьлек беренче класс укучыларыннан укытучы апалары: “Ленин кем ул?” – дип сорый. Әле сорауның да җавапның да ни икәнен дә белмәгән сабыйлар аптырашта калалар. Нәрсә дип әйтсәң дә дөрес булмас дип уйлыйлар. Шул чак үзен - үзе горур тотып Мотыйгулла торып баса. Ул әбисеннән фәрештәләрнең изге зат икәннәрен ишеткәнлектән, “ Ленин-Фәрештә”, - дип җавап бирә.

Буем кечкенә булса да йөрәгем зур
Мотыйгулланың колхоз идәрәсендә ревком рәисе булып эшләгән чоры. Шунда сүз артыннан сүз чыгып бригадир Озын Җамали белән оршышып китәләр. Озын Җамали чыгып китә һәм иптәшләре белән идарәдән ерак та түгел тәмәке пышкыта башлый. Бервакыт Мотыйгулла идәрәдән кулына урындык тотып чыга һәм сиздерми генә Озын Җамали артына куя һәм урындыкка менеп басып Җамалиның чигәсенә сугып җибәрә. Үзе: «Буем кечкенә булса да йөрәгем зур минем», - дип тыныч кына атлап идәрәгә кереп китә. Озын Җамали нәчәлник кешегә бәйләнеп ни килеп чыгасын белеп моңаеп кына басып кала.

Моның тегермән канаты кая?
Колхозларга тракторлар алып кайткан елларда Мотыйгулла кырчылык бригадасы бригадиры булып эшли. Идәрә алдында торучы халык тракторны күрергә җыелган. Тракторның алдын да карыйлар, артын да карыйлар. Менә тракторчы тракторны эшләтеп җибәргәч, Мотыйгулла:”Менә монда тегермән канатлары бар иде, хәзер юк”, - дип бармагы белән тертеп күрсәтә. “Югалган” тегермән канатлары Мотыйгның бармагын алып та китәләр.

Чурачыкта ярминкә.
Колхозда иң яхшы эшләп килгән Мотыйгулланы партиягә керергә димлиләр. Партия рәтендә торучыларның авторитеты барны чамалаган Мотыйгулла ризалыгын бирә. Күпмедер вакыт үткәч Мотыйгулланы райком бюросына чакыралар һәм моңа терледән төрле сорауларны яудыралар гына, манча суга батса да, сорауларга җавапларны яхшы бирә. Инде беренче секретарь Мотыйгулланы партия рәтенә алырга дип тәкъдим ясарга баскач кына, бер инструктор: “22 июнь- нинди истәлекле көн?»- дип сорау бирә Мотыйгуллага. Әле үткән атнада гына Чурачыкта ярминкә узганлыктан, «Чурачыкта ярминкә, председателләре ярыйсы ук кунак итте», - дип куя һәм бик җитди утырган бюро членнарын да көлдереп ала.

“Ярлылар комитеты” байлары
Авылда ярлылар комитеты оештырылгач, Мотыйгулланы аның рәисе итеп куялар, ә аның ярдәмчесе итеп Зәйдукны билгелиләр. Бер көнне ике нәчәльник авылга “бай”ларны барларга чыгып китәләр. Иң беренче йорка кергәч үк күрәләр, ишек алдында трантас тора, өйгә керсәләр күн итеккә күзләре төшә. Хуҗага трантаска ат җигәргә кушалар һәм бер яртылык акча алалар. Инде ат җигелгән. итекне алалар, тик ул икесенә бер пар гына. Икесенең арасында бәхәс чыга. Озак бәхәсләшкәч Мотыйгулла итекнең сыңарын уң аягына кия, ә Зәйдук сул аягына кия һәм икесе трантасның ике ягына күн итекле аякларын салындырып урам буенча китәләр. “Авыл халкы күрде, әйдә күрше авылга да күренеп кайтабыз”, - дип китәләр. Магазин янына җиткәч, магазинннан “зәмзәм” суы алып чыгарга уйлыйлар, тик берсе дә керергә батырчылык итми. Шулай байтак торгач, “Сиңа да өлеш чыгарабыз”, - дип бер мужикны күндерәләр.

Бармы-юкмы, без тикшерергә тиеш
Сугыштан соңгы еллар. Авыл халкы бик авырлык белән көн күрә. Читкә китеп эшләргә паспорт юк. Паспорт алырг колхоз идәрәсе белешмә бирми. Менә шул елларда авылның берничә “мужи”гы, шулар исәбендә Мотыйгулла да, берләшеп бер кәсепкә керешәләр. Алар һәр атнада терле авыл базарларына барып хатын-кызларның кесәләрен капшап йөриләр. Базарларның берсендә Мотыйгулланың кесәгә тыгылуы була, хатын:” Анда бернәрсә дә юк”, - дип кычкыра. Ә Мотыйгулла берни булмагандай: “Бармы-юкмы без карарга, тикшерергә тиеш”, - дип берни булмагандай үз юлы белән баруын белә.

Сиңа тиңне табалмадым.
Соңгы елларда Мотыйгулланың хатыны еш кына сырхаулана башлый. Мотыйгуллага җиде төн уртасында да авылның бер башыннан икенче башына медсестра янына барырга туры килә. Хатыны хәл җыеп эшләп йөргән чакта, Мотыйгулла хатынына сүз кушып: “Әй, Зәкәрия, үләг енә күрмә, врач янына барганда һәм кайтканда баш ваттым , авылда түгел күрше авылларда да сине алыштырырлык кеше тапмадым”, - ди. Ачуы килгән Зәкәрия кул астындагын торган уклауны алып, “Әле мине үтермә келисеңме?”, - дип тондыра.

Бетте хәлем, Зәмзәмия
Колхоз идәрәс һәр елны Мотыйгуллага кыр карауны тапшыра. Мотыйгулла күпме генә бала-чаганың күз яшен түктерде икән. Бала-чага каз бәбкәләрен елга буена алып баргач, иптәшләре белән су коена башлый, ә казлар аның башыннан чыгып та китә. Казлар колхоз басуына чабалар, ә Мотыйгуллага шул гына кирәк. Бала чага-чага күпме еласа да каз башына бер йомырка, я булмаса ояга бер чүлмәк катык алып килергә куша. Көзлеген киндраш басуын карау да аңа йөкләнә. Киндерне сукмыйлармы. Бердән бер көнне бурны кулга төшерә бу. Кулда чыбыркы, калын тавыш белән җинәятчегә кычкыра. “Җинәятче” карчык та куркып калмый, тавыш килгән якка борылып, әрләндәй Мотыйгулланың “йомшак” җирен эләктереп алуы була, әзмәвердәй Мотыйгулла җиргә барып тешә һәм аның Зәмзәмиягә ялварулы тавышы гына ишетелә : “Үтерәсең, җибәр, бетте хәлем Зәмзәмия”. Шушы көннән соң киндер басуы яныннан күзен йомып китә башлый.

Җырламый хәлең юк
Колхоз рәисе, агроном һәм бухгалтер колхоз басуларын карап әйләнеп кайтырга уйлыйла. Хуҗалыкның иң яхшы атын трантаска җигеп утыралар һәм үзләре белән басуларны карап йөрүче Мотыйгулланы да алалар. Билгеле инде Мотыйгулланың җитешсезлекләрен дә күрсәтәләр. Мотыйгулланың моңа ачуы килә һәм эченнән генә, болардан ачу алырга уйлый. Кайтыр юлга чыгалар. Авылга кергәндә аның йортыиң кырыйда. Йорт янына җиткәч Мотыйгулла боларны чәйгә чакыра. Җитәкчеләр дә карышып тормый. Атны кура капкага бәйләп йортка керәләр. Чакырылмаган кунаклардан хатыны Җәүһәрия каушап кала. Хуҗа хатынга күз кысып чыгып торырга куша. Авторитетлы кунаклар өстәл тирәли төзелешеп утыралар. Хуҗа идән астына төшеп китә. Кунаклар: “Әх ә ә, була”, - дип утыралар. Мотыйгулла идән астыннан чыга да өстәлгә зур пычак китереп кадый һәм кулына кырда алып йөри торган камчысын тота һәм “Җырлагыз!”, дип боерык бирә. Мотыйгулланың боерыгыннан каушап калалар кунаклар, инде тагын бер кычкыргач, карлыккан тавыш белән кохоз рәисе аыл көенә “Алмагачлар”ын башлап җибәрә ә калган кунаклар аңа кушыла. Мотыйгулла ике-өч сәгатьләп җырлатып колхоз башлыкларын кунак итеп җибәрә.

Хәрам малга кызыкма – файдасын күрмәсең
Картлык ягына күчкәч һәрберебез дә дин юлына баса. Совет чоры булса да, картлар шәхси йортларга йөреп булса да җомга намазлары укыйлар, Коръән мәҗелесләре үткәрәләр. Билгеле инде бу мәҗелесләрдә мулла абзыйга садакасы да бирелә. Ул чордагы бер тиен ун сумны алыштырган чакта, Мотыйгулла картның да кесәсендә 3-5 тиенлекләр, хәтта 10 тиенлекләре дә хәйран гына булгалый. Килене Мәүлиҗан моңа бик кызыгып йөри, тик аны кая сакларга. Уйлый торгач урынын да таба, мич агарта торган акшар савытына салып барырга була. Эшкә керешә, атна саен күпменер бакыр-көмешне акшар саытына чумырып бара. Айлар үткәч, акчаны алып, санап карарга була, тик алар известьле таш белән реакциягә кереп эреп беткән була
Һәр сары алтын түгел
Колхозда һәр нәрсәне, һәр урынны тикшереп торырга өйрәнгән Мотыйгулла өендә дә шул гадәт белән яши. Кайда нинди тишек бар барысына да кулын тогып казына. Моңа килене Зәкәриянең бик тә ачуы килә. Кышкы бер иртәдә “патшалар җәяү бара торган җир” гә барып килә һәм анда такан әйберен яхшы гына чорнап бияләйгә тыгып мич кушына куя. Иртән торгач та, Мотыйгулла гадәт буенча эзләнергә тотына һәм кирәк әйберне таба. Кызыксынып бияләйгә кулын тыгуы була һәм беркемгә бер сүз әйтмичә тышка чыгып китә. Менә шушы иртәдән килен төрле төнтүләрдән – тикшерүләрдән котыла.
Ул барын да каплый.
Дөнья бит ул шома гына бармый. Кешегә алдын да күрсәтә, артын да күрсәтә. Мотыйгуллага да төрледән-төрле эшләр татып карарга туры килә. Сугыштан соңгы елларда Мотыйгулла кышын-җәен тирә күрше авылларга йөреп кемгә тәрәз куя, кемгә коймасын төзәтә, кемгә пычкы кайрый; Бер сүз белән әйткәндә бар эшкә да мастер булла, тик елның кайсы мизгеле булса да эстендәге плащен салмый. Кышлыгын ул туңып китеп кыштыр-кыштыр килеп Мотыйгулланың кайтып килүен “әйтеп” тора. Салкын кышның берсендә күршесе Җамали Мотыйгуллага сүз кушып: “Күрше, кышлыгын гына булса да шул плащңны сал әле”, - ди. Мотыйгулла моңа каршы: “Әй. Җамали, беренчедән, ул кыштырдап кырда төрле җанварларны янга китерми, китерми, икенчедән, ул эскә кигән бөтен сәләм-саламнарны каплап тора”, - дип кенә җавап бирә.
Чирле мин түгел, әнә - Зәкәрия
Чир бер ияләшсә тиз генә китә белми бит ул. Мотыйгулланың Зәкәриясе дә еш кына чирләкләп тора. Мотыйгулла буш вакытта урмага чыккач, “үлмәсен иде инде, үз балаларын үзе үстереп рәхәтләрен күрсен иде”, - дип сөйли күршеләренә. Күршесе Мортаза моны сынап карарга була. Мотыйгулла ял итеп утырганда, әкрен генә ишекне ачып әтәч кертеп җибәрә. Өйрәтеп куйсаң алай эшләмәс, әтәч туры ук Мотыйгулла ягына атлый. Мотыйгулла әтәчне күреп, Газраил фәрештә икән дип, “Чирле мин түгел, әнә Зәкәрия теге бүлмәдә”. – дип күрше бүлмәгә тертеп күрсәтә.
Бер учта ничә бертек солы бар?
Көзлеген ашлык җыйган чорда Мотыйгулла ындыр табагына килә. Шунда склад мөдире Шәфи янына килеп сорау бирә: “Шәфи, бер бер учта ничә бертек солы бар?” Шәфи уйланып тора да: “Кем санаган инде аны”, - дип җавап бирә. Мотыйгулла эстәп куя: “Шулай, солы ат азыгы гына шул, бодай булса белер идең”. – дип әйтә дә китеп бара.
Эшләгән көн исәбеннән
Сугыштан соңгы елларда, зле ирләр фронтан кайтып җитмәгән чорда, район башлыкларының тәкъдиме белән Мотыйгулланы колхоз рәисе итеп сайлыйлар. Җыелыштан соң яңа рәисне “юу” мәҗелесе үтә. Бу “шатлык”лы мәҗелес икенче көннең төненә кадәр дәвам итә. Өченче көнне рәис эшкә тотына, башы бик авырткан хәлдә правлениегә килә. Монда үзе белән кунак булган иптәшләре аны елмаеп-көлеп каршы алалар. Беренче сүзе кассирга була: “кассада күпме акча бар?” аңардан тискәре җавап алгач, склад мөдиренә мөрәҗәгать игеннең ( ул вакытта орлыклык кына калган була) запасы бармы дип сорый. Моннан да тискәре җавап алгач, чәчү нормасын киметербез дип ике пот бодай сатарга куша. Кемгә сатасың, кем ала? Беркемнең дә чын акчаның нәрсә икәнен күрмәгән чор. Идәрә составы күп уйлагач эзләп таба. Авылда, сугышта ятып калган офицер хатыннары бар, ә аларның балаларына пособие бирелә. Рәис йомышка йөрүче карчыкны чакырып алып Шәфиканы чакырып килергә куша. Шәфика озак көттерми килеп җитә һәм Мотыйгулла аңа иген сату хакында әйтә һәм тиз генә акчаны йомарлап тота. Бухгалтер да хәйләкәр була, боерык кәгазенә : “Эшләгән көн исәбенә”, дип язып куя. Шулай байтак кына кабатлана, ә акча баш төзәтергә китә. Колхозларны эреләндергәч, балалар үсеп җитеп кохозда эшли башлагач, эш көненә ашлык алалмагач, тикшертеп карарга була; ә Шәфикага “Колхозга ике тоннага якын бурычың бар”, - дип белдерәләр. Менә шул чак Шәфика боерык кәгазенең укып карамавы аркасында төп башына утырганын сизеп ала.
Покудыйга
Мотыйгулланың күрше авылдан утырмага килгән бер кызга күзе төшә. Берничә мәртәбә авылларына барып та күрешеп йөри. Тимерне кызуында сук дигәндәй, Мотыйгулла эшне озакка сузмыйча гына кызны чыгарып кайта. Әле абыйлары да башлы – күзле булмаган егеткә ярыйсы ук эләгә. “Соң әле вакытың да җитмичә ник өйләндең?” – дигән сорауга, “Покудыйга ярар дидем инде”, - дип кенә җавап бирә. Шушы “покудыйга” алып кайткан хатыны белән бик озак тату гына яшәп тугыз бала үстерәләр.
Шайтан керә.
Мотыйгулла солдатта күрше авыл егете белән бергә хезмәт итәләр. Аларның бу дуслыклары армиядән кайткач та дәвам итә. Берәр сәбәбе генә чыксын алар бер-берсенә кунакка йөрешәләр, ә инде күбрәк җибәргәч кунып калган вакытлары да булгалый. Мотыйгулланың дусты Минсадыр ит беткәч, сарык суярга уйлый; билгеле инде бу бәйрәмгә хезмәттәш килми калмый. Кичен мунча кекреп бераз кәеф ачып җибәргәч, Мотыйгулла кунарга ук кала. Минсадырның хатыны Сермиҗанның ачуы бик килә. Инде күптән уйлаган уен тормышка ашырырга уйлый. Ул кемнәндер ишеткән иде, җеннәр-шайтаннар таң алдыннан йөри дигәнне. Кояш чыгар алдыннан Мотыйгулла яткан бүлмә тәрәзәсен ачып, тәрәз тебенә кичә суйган, канга баткан мегезле кара сарык башын куя һәм “Мотыйг, Мотыйг”, - дип ике-өч мәртәбә дәшә. Махмырга аптырап яткан Мотыйгулла тәрәз тебендәге “шайтан”ны күреп һәм аның аңа дәшкәнен дә ишеткәч, хуштан язгандай хәлдә Минсадыр бүлмәсенә чабып керә һәм “Садыр дус, тәрәзәдән шайтан керә” – дип янына барып юрган белән капланып ук ята. Минсадыр дустын тынычландырып озатып җибәрә һәм шуннан Мотыйгулланың эзе суына.
Мотыйгулла һәм утыручы каз.
Мотыйгулла бала чагын үги ана тәрбиясендә үткәрә. Кышын мәктәтән кайту белән хуҗалык эшләре, җәен 3-4 оя каз бәбкәләре карау. Аның каравы гына түгел бит, бераз уен белән мавыксаң кечрәк чакта тилгән эләктереп китә, ә үсә тешкәч кыр каравылчысы куып китәргә дип кеә саклап тора. Мотыйгулланың йоклый торган урыны бүлмәдәге сәке, ә аның астында ике оя каз утыра. Уйлый торгач Мотыйгулла җаен таба. Кичен үзе белән чыбык алып ята һәм гаилә йокыга талгач, күсәке ярыгыннан казларны куркытып ята. Казлар тик кенә утырмагач йомыркалар да шәри. Менә шулай Мотыйгулла 2-3 ел чебешләр җәзасыннан котыла.
Мотыйгулла кәрзин үрү остасы
Мотыйгулла һәр эшне үз кулы белән эшләп карарга бик хирыс була. Яз җиткә башлау белән күрше чуваш авылыннан каз утырту өчен кәрзин (тубал) сатырга киләләр, бәясе дә ярыйсы ук. Бер көнне күршесе Зәйнук белән чыбык кисеп кайталар һәм киче буе утырып зәйнуктан түкәрзин үрергә өйрәнә һәм икенче көнне иртүк эшкә тотына. Кич уңаенда күршесе кереп Мотыйгулланың эше белән кызыксына. Кәрзин ярыйсы ук килеп чыккан, тик тебе генә туп кебек түгәрәк килеп чыккан. Зәйнукның “Ник төбе түгәрәк?” – дигән соравына, “Каз боргаланмыйча йомыркалар эстендә тигез утырсын өчен, әгәр төбе тигез булса ул боргалана, ә болай авып китәм”. дип тигез утыра дип җавап бирә.
Бүген миңа алдан булсын әле
Мотыйгулла колхоз рәисе булган чорда. Урманнан әзерләп куйган утынын алып кайтырга кирәк булгач, Мөслимә колхоз идәрәсенә барып ат сорарга була. Бер баргач Мотыйгулла шунда җыелган халыкка күрсәтеп, “Сиңа арттан”, - ди.Икенче көнне дә, “ Боларына алдан, сиңа арттан”, - ди. Ни хикмәттер, Мөслимә өченче көнне дә шул җавапны ишетә. Дүртенче көнне баргач Мөслимә түзми, “Җитәр миңа арттан да, арттан. Бүген миңа алдан , ә аларга арттан булсын әле”, - дип куя.
 
Кешене мактама күз тидерерсең
Кохоз кырларын барлар кайту йөзеннән рәис җәяүләп кенә басуга юл тота. Юлда моңа салап бәйләме күтәреп кайтучы Мотыйгулла очырый. Хәл-әхвәл белешеп аерылышалар. Мотыйгулла эченнән генә рәисне мактый-мактый юлын дәвам итә. Озак та үтми, шундагы халык Мотыйгулланы уттан коткарырга чабыша. Колхоз рәисе Мотыйгулладан узып киткәч, шырпы сызып саламына ут тертеп җибәрә. Мотыйгулла ут эчендә җан тәслим иткән дә булыр иде, ярый шул тирәдә эшләп йөрүче халык була.
Өлкән ат караучы
Гомер узышы кешене нинди генә сыйфатта керти икән. Бер вакыт Мотыйгулланы “старшый конюх” итеп куялар. Ул вакытта райком һәм башка оешма вәкилләре авылларга ат белән йөриләр. Колхозга райкомда эшләүче керәшен егете Әндрәй килә һәм атына ашатырга кирәк, туарырга кирәк булгач, татарча: “Өлкән ат караучы кая?” – дип сорый. Бу инде безнең мишәр халкына җитә кала һәм аңа шуннан “Өлкән” кушаматы тагылып кала.
“Кури, бабай”.
Мотыйгулланың моңа кадәр үк авылда “кури” кушаматы бар иде. Бер вакытны районнан килгән вәкил. Мотыйгулланы сыйларга уйлый һәм кесәсенннән папиросын чыгарып, “Кури, бабай”, -дип папирос суза. Аны моны абайлап җитмәгән каравылчы Мотыйгулла шундагы халыкны “атасы-анасын иснә төшереп, кеше килеп җитәр-җитмәс, мине сөйләгәнсез”, -дип сүгенеп куя.”
Мин җәеп торам
ХХ гасырның 70-80 елларында авылга Казан артистларының даими килеп торган еллары. Артистларны авыл халкы бик хуп күреп каршы алаиде. Аларны мунчалар кертеп, авылча әзерләнгән ризыклар белән кунак итә торган чор иде. Артистларның бер килүендә Мотыйгулла белән Зәкәрия дә кунак итәргә уйлыйлар артистларны. Концертка барганчы ризыкларны әзерләргә уйлыйлар кунакларны күзикмәк белән сыйларга уйлыйлар. Зәкәриягә эш күп булганлыктан Мотыйгулла да булышырга уйлый. Зәкәрия күзикмәккә җәймәләрне җәеп тора, ә Мотыйгулла әзер җәймәләрне мичкә тыгып катырып ала. Эшне бергәләп бетергәч, алар концерт башланганчы элгерергә уйлап ашыгып кына клубка килеп керәләр. Үзләре сулышларын да көч-хәл белән алалар. Дус - ишләре Зәкәриянең хәлен белешәләр. Болай вакытта да ашык-пошык, җөмләсенең яртысын әйтеп элгерә алмаган кеше эшнең нәрсә икәнен аңлата юашлый: “... Мин җәеп торам, Мотыйгулла катырып тогып тора”, - дип сүзен тәмамлауга клубка җыелган халык, концерт беткәнче, тыела алмыйча көле. Менә шулай уйламый сөйләшкәч көлкегә калуың билгеле инде.
Үз яртымны суям.
Мотыйгулла күршесе Алиулла белән уртактан сугымга бер ат алалар. Атны чиратлап ашаталар. Бер айдан соң атны ашату чираты Мотыйгуллага җитә. Мотыйгулла иртүк торып күшесенә керә һәм әйтә: «Алиулла, син теләдең ни эшлә, мин үз яртымны суям», - ди пычагын кайрый-кайрый. Ни эшләмәк кирәк, вакыты җиткәнме, җитмәгәнме сугымны суярга туры килә.

Әгәр син басалмасаң, күрше Габсаттар баса
Мотыйгулланың ду китереп авыл Советы рәисе булып эшләгән вакыты. Авыл җирендә эш булмаганлыктан әзмәвердәй Җаббар паспорт юнәлтеп шәһәргә китәргә уйлый. Справканы җайлап-майлап секретарь кыздан яздырып ала., ә Мотыйгулла имзасын куеп печать басып бирергә уйламый да. Ике-өч көн рәттән килә егет авыл Советына, ә нәтиҗәсе юк. Ачу килгән Җаббар зарын сөйләргә күршесе Габсаттарга керә. Тыңлап торгач, Габсаттар әйтә:” Әгәр үзе басалмаса печатен биреп җибәрсен үзем басармын”, - ди. Иртәгесен рәис янына керүчеләр беткәч, бар көчен җыеп Җаббар рәис янына керә. Исәнләшкәннән соң сүз башлый: “Мотыйгулла абый, әгәр үзең басалмасаң, Габсаттар абый басып бирәм, тик печатен генә биреп җибәрсен”, - диде дип әйтеп сала. Рәис тә егетнең беркатлылыгын сизеп, җәлләү хисе килеп Җаббарның справкасына кул куеп печать басып җибәрә. Габсаттар паспорт алып чыгып китүеннән авылга кайтып күренмәде.

Миңа керәме?
Колхоз оешкан елларда һәр колхозчыга бер елга минимум 120 эш көне эшләргә норма куела. Көзлеген идарәдән ерак булмаган ындыр табагында эшләгән хатын-кызлар җыелышып хисапчы янына керәләр. Алар һәрберсе үзенең күпме эш көне эшләгәне белән кызыксына. Мотыйгулла һәр көн эштә булганлыктан Зәкәриясе колхоз эшенә сирәгрәк чыга, шулай булгач эш көне дә әзрәк була. Аның да иптәшләреннән калышасы килми. Бригадир белән хисапчыга әйтә куя: “Мотыйгулланыкы миңа керәме”, - дип. Бригадир да тешеп калганнардан булмый, “Зәкәрия апа, керә-керә, сиңа кермичә кемгә керсен инде”, - дип. Бу җавап шундагы хатын-кызларга бер атна көлерлек азык була.

Кесә белән орлауны бетердем.
Сугыш шаукымы тиеп калган коллектив хуҗалык 1950 елларда да аякка басалмыйча инекте. Колхозда иген уңышы начар булса да, ындыр табагында, кырда иген сугуда катнашучылар бераз тамак ялгарга булса да ярар дип, алдан хәстәрен күргән бик тә ыртын ясалган кеселәренә әз-мәз алып кайталар иде. Бу тамаша яңа сайланган рәисне – Сәләх Гелмиен бик борчый иде. Төрле чаралар куеп карады ул бу күренешкә. Шул көздә аннан-моннан тапкалап эш көненә иген биргәч, колхозчыларның да күңеле күтәрелеп китә. Якын дусты Сади Минегалие белән сөйләшеп утырганда әйтеп куя: Минегали, кесә белән орлауны бетердем бит”, - дип.
- Минегали: “Шулай, тик олау белән орлата башладың, хәтта үзең дә булышып җибәрәсең”, бит.
- Ничек инде?
- Менә шулай. Иген алырга кәгазь яздырып алгач, бер мәртәбә алып китәләр. Соңыннан склад мөдиреннән кәгазен алып яңадан килә. Бер кем дә бер сүз әйтәлми. Инде үзең шунда булсаң булышырга да үтенә, ә син кешелеклелек күрсәтеп тияшеп җибәрәсең. Орлаучысы да гади кеше түгел, ә үзеңнең дусларың ук була.
- Шулай бит. Дөресен әйтәсең. Ике-өч мәртәбә дә булды бит андый хәл.

Син җәе буе иреңнең куеннда ятасың да бит
Авыл хатын-кызлары гадәттәгечә, кичке эшләре беткәч, урамга авылдагы “соңгы хәбәрләрне” белергә дип гәп сатарга чыгалар. Нинди генә тема кузгатылмый бу кичке җыенда. Менә шуларның берсе. Күрше Кәмилә Кәримәгә: “Менә ирләрегез вакытта җитә, баясыз инде, сиңа газабы да тими. Терлек азыгы да машинасы белән кайта, игене дә, башка кирәк ярагы да кайта. Менә безгә үзебезгә эшләргә кирәк.”
Кәримә: “ Ике рәхәт бергә килми инде. Менә минем ирем шабаштан кайтмаганга ярты елга якын, ә син ел әйләнәсе иреңнең җылы куенында ятасың”, - дип әйтүе бу
ла, елап та җибәрә.


 
Меню сайта
Поиск
Информресурсы
Друзья сайта
Музыка

Наш баннер

Предлагаем обмен баннерами



◊ код кнопки ◊

Календарь новостей
«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Форма входа
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Погода в Токаево

Copyright Тукай © 2024 При использовании материалов ссылка на сайт www.tokaevo.ucoz.ru обязательна!
Rambler's Top100