Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Вторник, 16.04.2024

 

 
   
  
 

добро пожаловать на сайт села Токаево Комсомольского района Чувашской Республики!

Меню сайта
Строительство медресе
в селе Токаево
Мини-чат
200
Наш опрос
Бесплатная отправка СМС

    Билайн

   Мегафон

   МТС

  Смартс

Ссылки

 

 

 

   

Чувашстан   мишәрләре
 

     “Үземнең мишәр икәнлегемне Казанга килеп университетта укый башлаганчы белмәдем дә, татар дип йөри идем”, - ди шагыйрь Ркаил Зәйдулла. Үзләренең мишәрлеген белмичә яшәп ятучы Чувашстандагы татарларны барып күрергә күптән хыяллансам да, форсат чыкмады. Ниһаять, быелгы җәйдә анда барып кайту да насыйп булды - әлеге дә баягы Ркил үзләренә кунакка чакырды. Казан белән Чувашстанның Комсомол районы Чичкан арасы нибары йөз җитмеш чакырым чамасы гына икән. Юллар әйбәт, табигатьатурлыгы белән хозурлана-хозурлана очабыз гына. Ркаил үзенең туган ягының, авылларының тарихын әйбәт белә, миңа шуларны сөйләп кайта торгач, атаклы Урмай авылына да килеп җиттек. Чувашстанга кергәч юлда беренче очраган татар авылы бу. Яшерен-батырын түгел, Татарстанда авыллар нинди генә бай булмасын, мондый ук бае да, матуры да, мөгаен, юктыр.Авыл башына җитүгә, матур итеп ясалган, латин графикасы белән исеме язылган авылның тамгасына тап буласың. Чит ресаубликада түгел, үзебездә дә мондый миллилеккә юлыгып ияленелмәгән без. Ә инде авыл башыннан ук хан сарайлары кебек икешәр катлы, урыс капкалы йортларны күзәтеп бару милли горурлык хисләрен тагын да үстереп җибәрде. Татарлар яши монда . Россиядә болай матур итеп бер генә кавем дә яши белми. Бәлки  Мәскәүнең атаклы Рублевкасында  яңа урыслар шулай көн күрәдер, әмма биредә гап-гади, үзләренең мишәр икәнен дә белмәүче татар кешеләре хакында сүз бара. Юл уңае уздык без урыс, чуаш авылларын – җимерекләр... Хәер, Урмай белән чагыштырганда, хәтта Кукмара, Балтач районнарындагы төзек татар авыллары да оттыра. Анда болай ук зур, матур йортлар янында мал-туар абзарлары , мул гына тирес өемнәре тормаса, күпчелек йортлар Рублевканыкыннан һич кенә дә ким димәсең. Тик татар абзарын тутырып мал асрамый гына яши белми шул.

     Ел саен татар җырчыларын җыеп “Урмай моңы” фестивален уздыручы авыл миндә яхшы тәэсир калдырды. Татарның, кайда гына яшәсә дә, иң уңган, иң булдыклы халык икәненә янә инандым. Ә инде урамнар буйлап барганда, кибетләренә татар исемнәре кушуларын күреп, тагын бер кат сөендем. Монда кибеткә “кибет” дип язалар, бездәге чеп-чи татар авылларындагыча “магазин”, “продукты”, “промтовары” дип сылап куймыйлар. Татарстан татарларына чын татар булырга чит төбәк мишәрләреннән” өйрәнергә кирәк.

    Ркаилның туган авылы Чичкан да үзенең таза тормышлы, бик төзек булуы белән аерылып тора. Урмай ук түгел, әлбәттә. Әмма биредә иске агач йортлар юк диярлек. Күзгә чалынган  үзенчәлеге дә бар: монда капкаларны кирәгеннән артык биек итеп ясыйлар. Алар өй кыегыннан алып мунча яки гараж түбәсенең иң югары ноктасына кадәр дәвам итә. Күпләр тимер капка-койма корган. Мондый кирмәндәй ныгытылуыгын сораган идем. “Урлаганны күрмәсеннәр өчен”, - диде Ркаил шаяртып һәм шаяруның төбендә хакыйкатҗ ята диләр, бәлки хактыр да. Ркаилның әйтүе буенча, бу атаклы Шәкүр карак туган, яшәгән төбәк. Губернаторларның ишекләрен аяк белән генә тибеп ачып керә торган, теләсә-кайсы түрәне сатып алуы белән Россиядә дан тоткан ялган ялган акча остасы Әптелмән Еремеев тә шушы як кешесе.

    Баксаң, бу төбәк татарга ике мәшһүр җинәятьчене һәм Фәтхи Бурнаш белән Ркаил Зәйдулла кебек ике зур әдипне биргән икән. Иң кызыгы, беренче ике татарны халык  җинәятьчегә санамый, киресенчә милли каһарманнар дәрәҗәсенә күтәрә, риваятьләргә  кушып сөйли. Бу аңлашыла да. Алар бит татар кануннарын түгел, ә Мәскәү баскаклары законнарын бозганнар. Шуңа да халык теленә җинәятьчеләр түгел, ә татар өчен көрәшүчеләр булып кереп калганнар.

    Мондагы татар йортларының тагын бер үзенчәлеге – чүп баскан бакчалар. Әгәр Татарстан авыллварында бәрәңге, яшелчә бакчаларында бер алабута, билчән, эт эчәгесе табып булмаса, Чувашстан татарлары бакчасында нәрсә үскәнен дә чамалап булмый. Монысы турыдан-туры ир атларның кәсебенә бәйле. Алар кыш көне генә  өйдә торалар, яз җитүгә, Мәскәү, Казан, Түбән Новгород  ише зур һәм бай калаларга “шабашка”га чыгып китәләр, төзелешләрдә акча эшлиләр. Үз авылларында эш юк диярлек, булса да акчасы аз, болай бай яшәргә мөмкинчелек бирми. Ирләр өйдә булмагач, абзардагы ишле мал-туарны карау хатын-кызлар җилкәсенә төшә, бакчада чүп-чар утап ятарга аларның вакыты калмый диярлек. Мишәр хатыннары үткен, ирләре югында да йорт алып бара алалар. Бары тик кышларын гаилә башы кайткач кына бераз ял итә аладыр алар.

    Хәер бу төбәктә ирләр дә шактый үзенчәлекле. Алар өйдә булсалар, барыбер бакчага чыгып чүп утап йөрмәячәкләр. Чөнки бу хатын-кыз эше, мишәр ире өчен хурлыклы шөгыль санала. Ул абзардагы мал-туарын, каралты-курасын гына карап тора.

   Урмайдан чыгып Чичкан юлы белән барганда, уң якка таба бер юл күрсәткеч бар – Тукай  авылына. Мондый атама Чувашстанга кайдан килгәндер. Әмма бу да бик данлыклы авыл. Элек-электән, совет чорыннан ук аның халкы бөтен СССР  буенча шабашкага йөргән, йорт-җир, каралты-кура төзегән. Оста куллы булуы өстенә, мондагы ир-атлар гаярьлек белән дә аерылып торган. Кая гына барып эшләмәгән дә, гигант илнең кайсы төбәгендә генә кибет вә кассалар басмаган алар!

    Кыскасы, караучысызрак яткан әйберне хуҗасыз калдырмаганнар. Хәтта Төньяк Боз океаны ярларында утыручы Архангельск (минем туган җирем) каласына кадәр барп банк басып кайткан Шәкүр карак варислары. Хәзер инде бурлык беткән. Бүгенге компьютерлар, бөтен җирдән күзәтеп торучы видиокамералар заманында тотылмый калу мөмкин дә түгел, акыллы кеше андый кәсебен ташларга вакыт. Мишәрләр исә зирәк халык. Элеккеге гаярьлекнең эзе буларак, баштанаяк татуировкага баткан мәчет картлары гына калды, диләр.

    Миңа бер Буа мишәре сөйләгән иде: “Тукай авылына баргач, Коръән ашына дәштеләр. Бардым. Җәйге челлә, ашап-эчеп алгач, мәчет картлары эсселәп китте, кәчтүмнәр салынды, күлмәк якалары чишелде, җиңнәр сызганылды, Догага кул күтәрәләр – барысында да диярлек татуировка: “Не забуду мать родную...”

    Чувашстан татарларында дин бездәгегә караганда элек-электән көчлерәк, әмма Тукай башкалардан аерылып тора. Горбачев заманында дин иреге килү белән, бу авылда иң беренчеләрдән булып клубның урындыкларын чыгарып аталар, келәмнәр кертеп җәяләр дә, өстенә манара утыртып куеп мәчет ачалар.

     Мәчет монда бик зур урын алып тора. Авыл халкы үзенең пай җирләреннән баш тарткан, хәзер аларны ызанлап мәчеткә теркәтү белән шөгыльләнәләр. Киләчәктә ул җирләрне арендага биреп, кергән табыш дин юлында тотылачак.

Чувашстандагы татар авылларының бер үзенчәлеге – биредә “иҗтимагый шуралар” бар. Болар җирле үзидарәгә альтернатив булып эшли. Анда авылның эшмәкәрләре, күренекле кешеләре керә. Ай саен җыелышып проблемаларны уртага салып хәл итәләр. Әле быел Тукайда балалар өчен  җәйге лагер оештырылган. 120ләп бала ике сменада шунда белем алган, ял иткән. Бу шураның максаты гади: “авылыбыз өчен тагын ни эшли алабыз?”

Әле быелгы язда гына авыл балалары арасында Коръән  уку бәйгесе оештырганнар. Шул ук вакытта мәктәп, россия күләмендә бәйгедә җиңеп, бер миллион  сум грант откан. Бер үк вакытта авылга Коръән ярышында җиңүчеләргә бүләкләр тапшырырга Чувашстан мөфтие Әлбир хәзрәт һәм грант алган мәктәпне котларга дип Чувашстан мәгариф министры Галина Чернова килеп төшә. Балалар, мөфти килгәнне күреп, аның янына ашыгалар. Кызлар яулык бәйли, малайлар түбәтәйләрен киеп куя. Әлбәттә, министрның ачуы кабара, әмма мәктәп директоры Әминә Баһаветдиновага артык сүз әйтми. Чөнки татар авылларын, бигрәк тә Тукайны Республика президенты Федоров үз итә. Ул монда ике тапкыр килеп киткән. Быел Урмай Сабан туенда да катнашкан. Тик көрәш карарга  җыелган ирләр арасыннан мәйданга гына үтә алмаган бугай – танымаганнар, юл бирмәгәннәр үзенә.

Хәер. Таныган булсалар да алдыфна келәм булып җәелә торган халык түгел монда, күбрәк үз кануннары белән яшиләр. Ә ул канун исә тулаем татарларны олылау вә үстерүгә корылган, анда башка кавемнәргә урын юк. Россия эчендә яшәсәләр дә, аның законнарын читләтеп үтү гаярьлек санала санала биредәге татарлар арасында. Бигрәк тә армиягә бару-бармау мәсьәләсендә барысы бердәм – татарга анда нәрсә калган... Шуңа күрә 300-500 йортлык татар авылларыннан елына 1-2 кеше генә китә икән урыс гаскәренә. Калганнары хәрби билетны сиксән мең сумга сатып алуны мәгъкульрәк күрә, имеш, яки булмаган чирләрен бар итеп хастаханәгә кереп ята.

Әле шушы көннәрдә генә Тукай авылыннан 140 егетнең машина йөртү таныклыкларын җыеп алып киткәннәр. Алар армиягә бармас өчен үзләрен юләр дип яздырган булганнар имеш. Мондый “чирлеләрнең” исә машина руленә утырырга хакы юк. Мишәрләр хәйләкәр булса да, бу юлы бераз алданганнар. Тик, табигый зирәклекләре барыбер үзенекен итәр, әле мәкаләм дөнья күреп өлгергәнче үк барысы да праваларын кире алыр дип уйлыйм.

Татарлар кан чисталыгын да сакларга тырыша. Чуаш агайлары кызларын нык тормышлы, аек диндар татар егетләренә бирергә атлыгып торса да, милләтара никахлар биредә сирәк күренеш. Татар өчен монысы армиягә барудан  да хурлыклы гамәл санала. Шулай да, сирәк-мирәк кенә очраклар бар икән. Тик мондый ирнең авылда инде дәрәҗәсе бик түбән санала.

Ике көн эчендә Чувашстанда яшәүче татарлар хакында шактый мәгълүмат тупладым һәм шуны аңладым: татарстандагы мокыт урыслашып, иманыннан язып бетсә дә, мишәрләр татарлыкны, милләтне, динне һәм “цикылдап” торган телен саклап калачак. Монысына бик сөендем – яшибез әле!

Аннан да битәр, җәй буе хыялланып та, вакыт булмау сәбәпле, тормышка ашмый калган балык тоту мөмкинлеге тууына сөендем. Кичтән Ркаилга хыялымны җиткергән идем, кунакчыл хуҗа кояш чыгар-чыкмас уятып балыкка алып китте. Улы Баязит инде торып кармаклар әзерләп, суалчан казып куйган икән. Бардык күлгә, салдык кармак – Ркаилга балык эләкми, Баязитныкы чиртми... Ә мин, малай, кармакны салып кына өлгерәм – яр буенда балык ялтырап ята. Сәгать ярым эчендә  егермеләп балык тоттым. Ркаил белән Баязит икесенә берәрне тотты. Мин, әлбәттә, төрттерәм. Ркаил сүзгә кесәгә керми: “Безнең якта балыклары да кунакчыл шул аның, кунакның күңелен күрү өчен тырышалар”, - дигән булды.

Татар мишәрләренең кункчыллыгын (хәтта балыкларының да) тоеп, халкыбыз өчен сөенеп кайттым. Булдыра безнекеләр! Хәтта, 500 йорты, 1мең 711 кешесе генә булган Тукай авылы үзенең “Нурлы Иман” дигән гәзитенә кадәр чыгарып ята. “Афәрин, мишәрләр!” – дип кычкырудан гайре мактау сүзләре таба алмыйм...

“Акчарлак” газетасыннан.Чувашстан татарлары газетасы “Вакыт” № 58-59, 27.09.08

Искәндәр Сираҗи

 

 

Меню сайта
Поиск
Информресурсы
Друзья сайта
Музыка

Наш баннер

Предлагаем обмен баннерами



◊ код кнопки ◊

Календарь новостей
«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Форма входа
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Погода в Токаево

Copyright Тукай © 2024 При использовании материалов ссылка на сайт www.tokaevo.ucoz.ru обязательна!
Сайт управляется системой uCoz Rambler's Top100